Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм МХО сугышчылары өчен гуманитар колонна җибәрүдә катнашты

16.03.2026

Бүген Татарстаннан республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен, шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен чираттагы гуманитар колонна җибәрелде.

Гуманитар колоннаны җибәрүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чара Казанда Милли китапханә мәйданчыгында Халык программасын гамәлгә ашыру буенча "Бердәм Россия" партиясенең «Нәтиҗә бар!" төбәк хисап-программа форумы башланыр алдыннан узды.

Гуманитар ярдәм әзерләүдә Татарстанның барлык районнары кешеләре, шулай ук күп кенә предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Әйтик, 17 зур йөк машинасы Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләргә һәм МХО зонасындагы сугышчыларга кирәкле әйберләр, төзелеш материаллары, азык-төлек, көнкүреш химиясе илтәчәк - барлыгы 250 тонна гуманитар йөк.

Апас муниципаль районы шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен төзелеш материаллары фурасын Рубежноега җибәрә. Рубежное өчен тагын ике фура – 40 тонна җыйдылар.

Зеленодольск муниципаль районы «Майский» теплица комбинаты ярдәмендә Лисичанскка төзелеш материаллары, эчәргә яраклы су һәм продуктлар белән фура җибәрә. Лисичанскны торгызу өчен төзелеш материаллары белән тагын бер фураны Кайбыч муниципаль районы халкы җыйган.

Түбән Кама муниципаль районы шулай ук Лисичанскка төзелеш материаллары һәм инструментлары тутырган фура җибәрә. Тагын бер машина (20 тонна такта) Лисичанскка Теләче муниципаль районыннан китә, ә Рубежноены торгызу өчен Чирмешән муниципаль районы 20 тонна такта җибәрә.

Чаллы халкы да ярдәм җыйган – кер юу машиналары, су җылыткычлары һәм башка техника.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы буенча төзелгән «Нәфис» хәйрия фонды Лисичанск һәм Рубежное халкы өчен көнкүреш химиясе фурасын җибәрә.

Гуманитар ярдәм җыюда Алабуга, Бөгелмә, Азнакай, Түбән Кама, Лаеш, Әлмәт, Саба һәм Кукмара муниципаль районнары да катнашты.   

"Бердәм Россиянең Яшь гвардия"се һәм ТР Студентлар лигасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, хәрби госпитальләргә һәм тыныч халыкка гуманитар йөк тутырган фура тапшырачак.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да үз ярдәмен җибәрә.

2022 елның февраленнән 2026 елның февраленә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге химаясе белән барлыгы 262 йөк машинасы җибәрелгән. Бу 4 042 тоннадан артык җыелган гуманитар ярдәм.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.