Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы.
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм!
Бу бәйрәм тылсым, могҗиза көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән тулы. Без гадәттәгечә теләкләр телибез һәм нәтиҗәләр ясыйбыз.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген 5 яшьлек Шәүкәт Миңлебаевның яңа ел хыялын тормышка ашырды.
Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек турында бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖ директорлар советы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм академик фән вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Казанда ИТ-парк мәйданчыгында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең чираттагы утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ак Барс банкның цифрлы алымнары презентациясе булды.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Татарстанның финанс-технологик партнеры буларак Ак Барс банкның өлешен билгеләп үтте һәм аның яңа эшләнмәләренә бәя бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе белән көрәштә алдынгы Татарстан медицина хезмәткәрләренә һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевның Яңа ел хыялын тормышка ашырды.