Алексей Песошин “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Алабугадан 5 яшьлек малайга бүләк тапшырды

29.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген 5 яшьлек Шәүкәт Миңлебаевның яңа ел хыялын тормышка ашырды.

Алексей Песошин видеоконференцэлемтә режимында “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Шәүкәткә мультфильм, кино һәм уку программаларын карау өчен кинопроектор бүләк итте.

Шәүкәт Миңлебаев әти-әнисе белән Алабуга муниципаль районында яши, балалар бакчасына йөри.


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.