Татарстан Президенты югары уку йортлары ректорлары һәм академик фән вәкилләре белән очрашты

28.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары ректорлары һәм академик фән вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мәгариф системасы өчен 2020 ел җитди сынау елы булды. Пандемиягә бәйле вәзгыять мәгариф процессына үз төзәтмәләрен кертте. Ел нәтиҗәләрен бәяләп, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, республика югары уку йортлары Covid-19 бәйле кыенлыкларны тулысынча үтеп чыккан, белем бирү программаларын үтәгән, кабул итү кампаниясен уңышлы уздырган, шул исәптән яңа онлайн-форматта да.

Ректорларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов алга таба да санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәргә өндәде.

Татарстан Президенты шулай ук вузларга һәм студентларга «Без бергә/ярдәм янәшә» үзара ярдәм акцияләрендә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның фәнни-мәгариф потенциалы – конкуренттагы иң мөһим өстенлеге, дип өстәде. «Алга таба да глобаль максатлар куярга, мәгариф һәм фәнни инфраструктураны камилләштерергә кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.