Яңалыклар

18.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Утырышның темасы – 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелүче йомгаклары һәм 2021 елга Татарстан Республикасы финанс,казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

17.12.2020

А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы – илнең әйдәп баручы судно төзү предприятиесе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводының 125 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.

17.12.2020

ТР Премьер-министры Алексей Песошин  бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Комиссияләр эшендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

17.12.2020

Әгъзам Гобәйдуллин янә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды. Мондый карар бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында кабул ителде.

Съезд эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Делегатларга сәламләү сүзе белән муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев мөрәҗәгать итте.

Съезд эше башында Әгъзам Гобәйдуллин «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең 2020 елдагы эше турында хисап тәкъдим итте.

17.12.2020

Иртәгә, 18 декабрьдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов катнашачак. Утырышның онлайн-трансляциясе Рәсми сайтында була.

17.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре" өч томлыгын тәкъдим итүдә катнашты". 

Чара "Корстон" комплексында узды. 

Өч томлы басма ТАССР 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә нәшер ителде.

17.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты.

17.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә эш өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.

16.12.2020

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Юллардагы хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән тулы бер чаралар комплексы тормышка ашырыла. Бу эшкә республиканың барлык ведомстволары җәлеп ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышында хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча чараларны гамәлгә ашыруга багышланды.

16.12.2020

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Битләр: << ( 661 ) 662 663 664 665 666 667 668 669 670 >>