Татарстанда соңгы биш елда янгыннар саны – 18%ка, үлүчеләр саны 22%ка кимегән

29.12.2020

Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек турында бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рафис Хәбибуллин янгын вакытында кеше гомерен саклап калуда автоном янгын сигнализациясенең файдасы турында сөйләде. Шуның ярдәмендә соңгы дүрт елда 116 татарстанлының, шул исәптән 49 баланың гомере сакланган.

“Республикада 2016 елдан Татарстан гаиләләрендә  250 меңнән артык янгын сигнализациясе урнаштырылган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча дәүләт ярдәменә мохтаҗ гражданнарның йортларында датчик урнаштыру өчен 40 млн сумнан артык бүлеп бирелде”, - диде ул.

Соңгы биш елда янгыннар саны 18%ка, ә аларда һәлак булучылар 22%ка кимегән.

Ел башыннан янгыннар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1,8%ка кимегән, 5927дән 5819га кадәр. Аларда үлүчеләр саны, кызганычка каршы, 11,1%ка арткан, 144 кешедән 160 кешегә кадәр.

Кешеләр гомерен, сәламәтлеген һәм матди байлыкларны саклап калу өчен бөтен көч куела.

Ноябрьдә “Торак 2020” профилактикалау операциясе кысаларында “Торакта куркынычсызлык айлыгы” уздырылган. Аның нәтиҗәләре барлык ММЧ яктыртылган.


ТР Президенты матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.