Яңалыклар

23.01.2021

Татарстан Республикасында Covid-19 яңа коронавирус йогышы белән авыручылар һәм сәламәтләнүчеләр саны мониторингы алып барыла. Covid-19 белән авыручылар саны көн саен тотрыклы кала – 85-95 очрак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

23.01.2021

Татарстанда теркәлгән хокуклары булмаган күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү буенча эш алып барыла. 2020 елда бу эшнең ничек алып барылуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кыскача сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

23.01.2021

Татарстан Республикасында бүгенгә планлаштырылган 2 млн. 670 мең кв. метр торакның 189 мең кв. метры, ягъни планның 7% ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

22.01.2021

Татарстан Республикасында юллар өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, алар арасында Идел аша күпер белән М-12 «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан»; М-7 «Идел» М-7, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү юллары һ.б. бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

22.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш «Сәйдәш» мәдәни үзәге мәйданчыгында узды. Коллегия башланыр алдыннан фойеда транспорт өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең махсуслаштырылган күргәзмәсе оештырылган иде.

Коллегия утырышы, гадәттәгечә, 2020 елга республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фильм күрсәтүдән башланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

22.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында махсуслаштырылган күргәзмәне карап чыкты.

«Сәйдәш» мәдәни үзәге холлында (Казан) транспорт комплексы өчен проектлар төзүче һәм гамәлгә ашыручы предприятиеләр һәм компанияләр күргәзмәсе оештырылган иде.

22.01.2021

Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бинасында КПССның Казан шәһәр комитетының элеккеге беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасиме узды.

Хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

22.01.2021

Татарстан Прокуратурасы үз эшчәнлеге белән республикада уңай хокукый климат формалаштыруга зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2020 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Шулай ук 2021 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча яңа бурычлар билгеләнде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.

22.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар Татарстан белән Росреестр арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре, кадастр исәбенә алу һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү системасын үстерү өлкәсендә яңа инструментлар кертү турында фикер алыштылар.

21.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Битләр: << 641 642 643 644 645 646 647 648 649 ( 650 ) >>