Яңалыклар

23.12.2020

Бүген Мәскәүдә Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында Россия Федерациясе Дәүләт советы һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советының уртак утырышы уза.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

23.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар салым салуның патент системасын куллануга кагылышлы закон проектын кабул итте. Документ патент буенча эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген 63тән 80гә кадәр киңәйтә, шул исәптән алар буенча кулланылган вакытлы керемнә бердәм салым да.

23.12.2020

Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышы ачылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Президиум карары нигезендә, унсигезенче утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 6 республика законы проекты.

23.12.2020

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Хисап палатасы коллегиясендә катнашты.

Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.

23.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» доброволецларның Яңа ел акциясендә катнашты.

ТР парламенты бинасында Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәменнән балалар теләкләре язылган открыткалар төшерде. Әйтик, 14 яшьлек Эльвина Кәримова көзгеле фотоаппарат турында хыяллана.

«Теләкләр чыршысы» нда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

22.12.2020

Татарстанлылар яңа ел ялларында 300дән артык бәйрәм чарасында була алачак.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

22.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.

21.12.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасына Россия Кубогы финалында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

Ул котлау сүзләрен «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка җибәрде.

21.12.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «ТАНЕКО»нефть эшкәртү комплексында яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашты.

21.12.2020

Бүген Зәйдә Татарстан Республикасында газ салу инфраструктурасының берьюлы дүрт яңа объектын ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 651 652 653 654 655 656 657 658 ( 659 ) 660 >>