Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Министр хәбәр иткәнчә, 44 йорт – югары (70-100%), 68 йорт – уртача (30-70%), 86 йорт (0-30%) түбән әзерлек дәрәҗәсендә.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека программасы буенча 265 мең кв. метрга исәпләнгән инвестиция программасы формалаштырылган, ягъни 4 мең 966 фатирлы 139 йорт.
2021 елда гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча гамәлдәге дүрт программа нигезендә 636 ятим бала; 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 45 күп балалы гаилә; 48 яшь гаилә, шулай ук күчеп китәргә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 кешегә (барлыгы 738 гаилә) фатир бирелергә тиеш.
2021 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасында (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш) 41 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 5 млн 223 мең кв. метр булган 927 күп фатирлы йорт кертелгән.
2020 елда контроль-күзәтү органнары тарафыннан даими рәвештә төзелеш объектлары тикшерелә. Бер ел эчендә алар 1,5 меңнән артык була. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гомуми суммасы 6 млн сумнан артык 141 карар чыгарылган.