Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть Арена» боз сараенда республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, республика Яңа ел чыршысы 2000 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә үткәрелә.
Әлеге чарада ел саен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән 8 меңнән артык бала катнаша
«Ак Барс» ның спорт казанышлары аркасында Татарстанда хоккей спортның иң популяр төрләренең берсе булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубын олылау тантанасында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды.
Татарстанда халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә барлык шартлар тудырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел спортчысы - 2020” тантанасында белдерде.
Тантаналы чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть җыелма командасы" Әлмәт КВН командасында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Йәмән Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәлим әл-Вәһейши белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
«Ел җитәкчесе» конкурсы – хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2020» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында узган тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
М-12 яңа трассасын төзү М-7 юлын бушатырга һәм Казаннан Мәскәүгә кадәр юл вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясендә белдерде.
Татарстан үзенең чит ил партнерлары, шул исәптән гарәп дөньясы илләре белән элемтәдә тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион Яңа ел алды матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте.