Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 яшьлек Данияр Галиевның Яңа ел хыялын тормышка ашырды.
Данияр Зеленодольск шәһәрендә яши. Спорт белән мавыга, марафоннарда катнаша. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә.
Малай "Теләкләр чыршысы" на открытка җибәргән, ул чын узыш трассасында йөрергә хыяллануы турында язган.
Рөстәм Миңнеханов, "Теләкләр чыршысы" доброволецлар Яңа ел акциясендә катнашып, Данияр открыткасын алды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов малайны "КАМАЗ" автомобилендә йөртеп карады.
Рөстәм Миңнеханов пилот иде, ә Данияр штурман урынын алды, механик ролендә "Дакар" раллиенда биш тапкыр җиңүче Эдуард Николаев булды.