Яңалыклар

19.01.2021

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләргә ярдәм күләме буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.

19.01.2021

Бүген Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров ачты.

19.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов остазлык программасы кысаларында Татарстан Республикасыннан «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсында җиңүчеләр - «Джи-Ди-Си Сервисез» ҖЧҖ (ГК ICL) бүлеге җитәкчесе Тимур Кайданный һәм ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры Ирек Садыйков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.01.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме президенты Алексей Исайкин белән очрашты. Очрашу онлайн-форматта узды.

16.01.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ Мастер» командасына «Дакар» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады.

Ул шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ Мастер» командасының коллективына котлау сүзләрен җиткерде.

16.01.2021

Без халыкны яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы масштаблы вакцинацияләүне башлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2021 елның 14 гыйнварга республикада 2889 кеше вакцинациналаштырылган, бу – сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр.

16.01.2021

Татарстан Республикасында агымдагы 2021 елда 2 млн. 670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2021 елның 16 гыйнварына 105 мең кв.м (планның 3,9%ы) файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул шулай ук искә төшергәнчә, иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикага ун еллык перспективага куелган бурычлар буенча – торак төзелеше.

15.01.2021

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.

15.01.2021

Бүген Мәскәүдә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) әгъзаларының еллык гомуми җыелышын уздырды. Чара Гайдар форумы - 2021 кысаларында узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

15.01.2021

Бүген Казанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Ул 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган иде. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Битләр: << 651 652 ( 653 ) 654 655 656 657 658 659 660 >>