Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы, куелган энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары, шулай ук булачак җылылык бирү чорына әзерлек турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисне Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Быелның май аенда торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләр җыю 101,3% тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 3,2%. Гыйнвар-май айларында җыю узган елның шул ук чорына карата 0,5 процентка арткан һәм 97,2 процент тәшкил иткән.
Уртача еллык дәрәҗәсе 99,4% тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,6%ка югарырак. Муниципалитетлар буенча түләүләр җыюга бәйле хәл түбәндәгечә. 26 муниципаль берәмлектә уртача еллык дәрәҗә уртача республика дәрәҗәсенә җитми, шул ук вакытта 19 муниципалитет, киресенчә, аннан артып киткән.
Электрон форматтагы түләүләр өлеше 72,6%ка җиткән. Әмма монда районнар төрле күрсәткечләр күрсәтә. Мәсәлән, Чүпрәле һәм Мамадыш районнарында электрон түләүләр өлеше 50%ка да җитмәгән. 27 районда онлайн-транзакцияләр проценты 50дән 72,6 процентка кадәр. 16 муниципаль берәмлек уртача республика күрсәткеченнән артып киткән. Әлмәт районы алда бара, анда түләүләрнең 84% онлайн рәсмиләштерелә.
2023 елның 1 июнендә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 251 млн сум тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 57 млн сумга кимү теркәлә.
Бер ел эчендә кулланылган электр энергиясе буенча бурыч суммасы 8 млн сумга кими. 2023 елның 1 июнендә бурыч 48 млн сум тәшкил итә.
Идарәче оешмаларның «Татэнерго» алдындагы җылылык энергиясе өчен бурычы 1 июньгә 157,5 млн сумга кимегән һәм 254 млн сумга якын тәшкил иткән.
Ахырда Алексей Фролов яңа җылылык бирү чорына әзерлек турында кыскача хәбәр итте. Барлыгы 1160 котельный әзерләнгән, бу гомуми санның 40%ын тәшкил итә. Мәгариф объектлары буенча әзерлек - 38%, сәламәтлек саклау - 37%, мәдәният - 40%, социаль яклау - 34%, спорт 44% тәшкил итә. Күп фатирлы йортлар буенча бүгенге көндә 3 мең 385 объект әзерлек паспорты алган -19%.