Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.
Очрашу Иннополиста Попов исемендәге технопаркта узды. Эштә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада депутатлар корпусы һәм башкарма хакимият органнары үзара хезмәттәшлегенең яхшы мәйданчыгы булдырылган: «Мондый очрашулар безнең уртак эшебезне җайга салу өчен бик мөһим».
Республика Рәисе депутатларга һәм сенаторларга яңа территорияләргә, мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, гуманитар ярдәм җыю эшенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Республикадагы социаль-икътисадый вәзгыятьне анализлап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төп күрсәткечләр буенча (тулаем төбәк продукты, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе индекслары, төзелеш темплары, төп капиталга инвестицияләр һ.б.) Татарстан уңай динамика күрсәтә.
Республикада эре федераль проектлар, шул исәптән юл төзелеше өлкәсендә дә гамәлгә ашырыла. Татарстан бизнеска инфраструктура булдыру өчен РФ Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары механизмнарын актив куллана. Шулай ук Горбунов семендәге КАЗда Ту-214 самолетларын серияле җитештерү кысаларында зур эш бара.
Рөстәм Миңнеханов депутатларның эшче төркемнәренә предприятиеләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә, хезмәт коллективлары белән очрашырга, федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәмен җәлеп итүдә актив ярдәм итәргә кирәклегенә игътибар итте.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы темасына да игътибар юнәлтте. Корылык игеннәрнең уңышына тәэсир итә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, депутатлар белән бергә, хәзер үк федераль үзәк белән авыл халкына ярдәм итү мәсьәләләрен тикшерә башларга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, авыр хәлгә карамастан, гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар кысаларында эшне дәвам итәргә, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. "Республикага җәлеп ителгән һәр рубльнең халык файдасына эшләве, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүе мөһим. Бу безнең барыбыз алдында торган зур бурыч», - дип белдерде ТР Рәисе.
Сенаторларга һәм депутатларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларны турыдан-туры кешеләр белән активрак эшләргә, хәл итүләре иң борчыган мәсьәләләрне эшкә алырга чакырды. "Без барыбыз да республика мәнфәгатьләрендә, татарстанлылар мәнфәгатьләрендә эшлибез. Халык белән очрашырга, кешеләрнең теләкләрен исәпкә алырга һәм башкарылган эш турында сөйләргә кирәк. Сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклау - сезнең төп бурычыгыз", - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының закон чыгару инициативаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан алты закон чыгару инициативасы карала. Ике закон проекты инде беренче укылышта кабул ителгән, тагын бер закон инициативасы буенча уңай нәтиҗә бар.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, соңгы сайлау кампанияләре барышында депутатлар тарафыннан алынган гражданнарның наказларын үтәү һәм округларда эшләү дә актуаль булып кала.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча федераль дәүләт, максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда Татарстанның катнашуы турындагы нотык белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Россия Федерациясенең 26 дәүләт программасында тәкъдим ителгән. Шулай ук республика территориясендә 13 илкүләм һәм 50 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге чараларга 31,4 млрд сум бүлеп бирелгән.
Айрат Фәррахов 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына Россия Федерациясе бюджетын формалаштыру турында сөйләде. Дәүләт Думасының язгы сессиясендә эшче төркемнәр эшчәнлеге юнәлешләре кысаларында Татарстан Республикасының закон чыгару инициативалары буенча эш турында Максим Топилин хәбәр итте. Республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополис үсеше перспективалары һәм гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте.
Россия Федераль Собраниесендә Татарстан депутлары белән очрашулар традициягә әверелде. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен алып баручы депутат җитәкли. Эшче төркемнәр эшчәнлегенең төп юнәлешләре - илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү, республиканың закон чыгару инициативаларын алга сөрү, гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру эше.