ТР Төзелеш министрлыгы: Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 69%ка үтәлгән, 134 объектта эшләр тәмамланган

03.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүген мәгариф өлкәсендә 231 объектны үз эченә алган 6 капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. Гомуми белем бирү учреждениеләре буенча башкару 56%, балалар бакчалары буенча 62%, ресурс үзәкләре буенча 66%, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай тораклары буенча 46% тәшкил итә. Мәктәпләрнең азык-төлек блокларын ремонтлау программасы 25%ка үтәлгән: подрядчылар 45 муниципалитеттагы 139 объектта эш алып бара. Бу атнада Чүпрәле районында 1 объект төзелеп беткән.

149 сәламәтлек саклау объекты 3 программа кысаларында ремонтлана. Беренчел звенога 118 объект туры килә. Алар буенча эш күләме 75%ка башкарылган. Агымдагы атнада Чистай районының ФАПта эшләр төгәлләнгән. 31 стационар учреждение буенча башкарылган эшләр күләме 59% дип бәяләнә.

35 мәдәният объектын ремонтлау 4 программа кысаларында алып барыла. Бу 26 авыл мәдәният йорты, аларның үтәлеше 69% тәшкил итә. 9 тармак белем бирү учреждениесе буенча эш күләме 54%ка үтәлгән.

Биш программа яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла. 6 балаларны савыктыру лагерен ремонтлауны подрядчылар 68%ка башкарган. 4 яшүсмерләр клубын ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре - 89%ка. 8 яшьләр үзәгенең әзерлеге 68%ка җиткән. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлауга килгәндә, төзелеш-монтаж эшләрен башкару 17% тәшкил итә.

Экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсеннән 23 объект 2 программага кертелгән. Алар буенча эшләр башкару гомумән алганда 57% тәшкил итә. Бу атнада объектны Теләче районында төгәлләгәннәр.

Муниципаль архив биналарын ремонтлау - 85%ка, Мамадышта җәмәгать судьялары участогы биналарын -54%ка, хәрби комиссариатлар биналарын 55%ка башкарылган. Башкарма комитет биналарының 99%ы ремонтланган: соңгы этапта программаның соңгы объекты Теләче районында. Росгвардия карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау буенча ике объект эшли, тагын өч объектка подрядчылар якын көннәрдә керәчәк.

Шулай ук Алексей Фролов бер программа буенча гамәлгә ашырыла торган ведомстволарны билгеләде. Спорт министрлыгы 15 спорт объекты, башкару - 43%. Социаль яклау министрлыгы 35 объект, шуларның 29ы тәмамланган. Гомуми башкару 87%. Агымдагы атнада Югары Ослан һәм Баулы районнарында бер объект төгәлләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы-ветеринария берләшмәләренең, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең 19 бинасыннан һәм «РОССЕЛЬХОЗЦЕНТР» федераль учреждениесе биналарыннан 1 объект эштә кала. Гомумән алганда, программа буенча подрядчылар планлаштырылган күләмнең 95%ын башкарганнар. Урман хуҗалыгы министрлыгы - программага кертелгән 9 урманчылык бинасының гомуми әзерлеге 94% тәшкил итә. Бу атнада Баулы районындагы объектта эшләр төгәлләнгән.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 69%ка үтәлгән, шул исәптән сезонлы эш төрләре - 72%. 134 объектта эшләр тулысынча тәмамланган, шулардан соңгы ике атнада 7 муниципалитетта 23 объект. Эшләр 588 күп фатирлы йортта дәвам итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.