Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
"Бөтенроссия кыр көне - аграр комплекста алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен бик шәп мәйданчык. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм илнең барлык субъектларыннан зур делегацияләр катнашыр дип көтелә. Район башлыкларына һәм Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дә әлеге чара эшендә актив катнашырга кирәк", - диде Татарстан Рәисе.
«Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узачак. Традицион рәвештә күргәзмә иң заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим итәчәк. Эштә 250дән артык компания катнашачак, 25тән артык эшлекле чара планлаштырылган. Күргәзмә кысаларында җир эшкәртү буенча Россиянең 10 нчы ачык чемпионаты, шулай ук нәселле хайваннарның беренче бөтенроссия конкурсы узачак.