Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта БДИга йомгак ясадылар, шулай ук югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында сөйләделәр. ММЧ вәкилләре белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республика университетлары җитәкчеләре очрашты.
Татарстанда төп фәннәрнең берсе – рус теле буенча БДИның уртача баллы 72,01 тәшкил иткән - бу Ооссиядәге уртача күрсәткечтән 3,5 баллга югарырак, дип хәбәр итте Илсур Һадиуллин. Юнәлешле математика буенча уртача балл 62,53 кә җиткән, бу гомумроссия баллыннан 7 баллга диярлек югарырак.
Бердәм дәүләт имтиханнары 1 июльдә тәмамланды, әмма исәпләү әле тәмамланмаган: апелляция процессы бара һәм әлегә 22 июньнән 1 июльгә кадәр резерв көннәрендә үткәрелгән имтихан нәтиҗәләре билгеле түгел. Барлыгы БДИны 15 меңгә якын унберенче сыйныф укучысы тапшырган.
Шул ук вакытта министр мәҗбүри фәннәр буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр саны кимегәнен билгеләп үтте.
И. Һадиуллин укучылар сайлаган фәннәр арасында әдәбият буенча нәтиҗәне аерып күрсәтте, ул элегрәк «тәнкыйть зонасында булган». Быел ул 72,73 тәшкил иткән - гомумроссиянекеннән 8,8 баллга һәм узган ел белән чагыштырганда 7,7 баллга күбрәк.
"Химиядән республика буенча уртача балл биштән күбрәккә артты һәм 66,74 тәшкил итте. Күрсәткеч гомумроссия күрсәткеченнән 10,5 баллга артык. Әмма Спас районы укучылары уртача 39,6 балл җыйды", - дип билгеләп үтте спикер.
Узган елдагы кебек үк, БДИның минималь чиген үтмәгән чыгарылыш укучылары саны шактый зур булып кала, бигрәк тә химия, биология, җәмгыять белеме буенча. Шул ук вакытта химия, физика, биология, география һәм әдәбият буенча югары баллчылар саны арта.
Сүз уңаеннан, югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларның күп өлеше – 80 баллдан артык, алар Югары Ослан районында яши – 38,97%, дип өстәде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы. Билгеле, монда Иннополиста төзелгән мәгариф системасы йогынты ясый.
Бер фәннән йөз баллны 180 кеше, ике фәннән ике йөз баллны сигез чыгарылыш укучысы алган. "Гомумән алганда, БДИ нәтиҗәләреннән без канәгать. Ләкин без аларга сокланабыз, бездә барысы да яхшы һәм алга таба бернинди хәрәкәтләр дә ясарга кирәкми дияргә ярамый әле. Һәр укытучы нинди проблемалар барлыгын белә. Эшлисе нәрсәләр күп әле", - дип өстәде ул.
Ике ел эчендә Татарстанда физика, химия һәм биология, юнәлешле математиканы сайлаучылар саны кимегән. Шул ук вакытта укучылар күбрәк информатика һәм җәмгыять белеме белән кызыксына башлаганнар.
И. Һадиуллин фикеренчә, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләрен дә үзгәртергә кирәк. "Анда сайлау бар – физика яки информатика. Һәм информатиканы сайлыйлар. Инженер булырга теләсәң, информатиканы түгел, ә физиканы сайларга кирәк. Мәгълүмат юнәлеше арта, әмма табигый-фәнни юнәлеш тә үсеш алырга тиеш. Һәм без хәзер табигый-фәнни белем бирү концепциясен эшлибез", - дип төгәлләде спикер.
ТР мәгариф һәм фән министры мәктәпләрдә дә һөнәри юнәлеш бирүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк дип саный. Моннан тыш, аның сүзләренчә, физика, химия, математика һәм биология фәннәрен кызыклы итү өчен кабинетларны заманча җайланмалар белән җиһазландырырга кирәк. Ләкин моның өчен өстәмә акча кирәк, шул исәптән федераль бюджеттан.
Министр 20 июньдә Россия югаы уку йортларында кабул итү кампаниясе башлануын искәртте. Татарстанда абитуриентларны 45 югары уку йорты кабул итә. Быел алар бакалавриат, белгечлек һәм магистратурага 21,1 мең бюджет урыны бирәчәк. Бюджет урыннарының өчтән ике өлеше өч югары уку йортына туры килә: Казан федераль университеты – 7,3 мең, Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) – 4,2 мең, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) – 2,4 мең.
Иң күп "бюджетчыларны" инженер-техник белгечлекләрдә һәм педагогикада укытырга әзерләр. Алар арасында "мәгариф һәм педагогика" фәннәре, "информатика һәм исәпләү техникасы", "электро- һәм җылылык энергетикасы", "химик технологияләр", "машина төзелеше", "физик культура" һәм "авыл, урман һәм балык хуҗалыгы" кебек юнәлешләр бар.
Бушлай урыннар күбрәк "атом-төш энергетикасы», «тарих һәм археология», «философия», «массакүләм мәгълүмат чаралары», «фармация», "архитектура"да. Азрак гуманитар юнәлешләргә: "социология", "көнчыгышны өйрәнү", "сынлы сәнгать төрләре".
Шул ук вакытта югары уку йортларында бюджет урыннарының якынча 10%ы - 2,1 мең - Россия Геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар балалары өчен инде резервланган.