Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты

03.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев исеиендәге ИТ-паркта РЕБУС-2023: "Тарихи үзәктә төзелеш икътисады" халыкара форумы кысаларында узды.

Очрашуда төзелеш тармагын үстерү, төзелеш өлкәсендә административ киртәләрне киметү, күп фатирлы йортларга идарә итү системасын камилләштерү, торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Тарихи үзәктә төзелеш икътисады" РЕБУС 2023 халыкара форумы – тарихи мирасны һәм территориянең үзенчәлеген саклап, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрендә бизнесның икътисадый активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча карарлар эшләү максатында РФ төбәкләре һәм чит илләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык. Форум 3-4 июльдә уза. Катнашу өчен 15 илдән һәм  Россиянең 50 төбәгеннән 2 мең кеше чакырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.