Яңалыклар

22.09.2022

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Чакырылыш комиссиясе утырышы үтте. Аны Татарстан Президенты, Чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

22.09.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елга порты территориясендә беренче торак комплексы төзелешенә старт бирде. Порт урамы районында беренче нигез ташын салу тантанасында шулай ук Сбербанк ГАҖ Идел - Нократ банкы вице-президенты-рәисе Петр Колтыпин, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

22.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкьсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Анда шулай ук VK генераль директоры Владимир Кириенко, Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

22.09.2022

Бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы кысаларында «Цифрлы Россия» губернатор түгәрәк өстәле утырышы узды, аның модераторы «Россия-24» телеканалының мәгълүмат программаларын алып баручы Дмитрий Щугорев булды. Чарада цифрлаштыру мәсьәләләрен алып баручы Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.

22.09.2022

Казанда «Татарстан-Беларусь» эшлекле форумы ачылды, ул эшкуарлык җәмәгатьчелеге дәрәҗәсендә ике яклы хезмәттәшлекне активлаштырырга тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы мәйданчыгында форумга рәсми старт бирделәр.

21.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссия Республикасының Премьер-министры Роман Голченко белән алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

21.09.2022

Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Голченко эш визиты белән Татарстанга килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.

21.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт Третьяков галереясе» бөтенроссия музей берләшмәсе» ФДБУК генераль директоры Зөлфирә Трегулова белән очрашты.

Очрашу «Kazan Digital Week 2022» халыкара форумын уздыру кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

21.09.2022

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Казан Digital Week - 2022 форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады

21.09.2022

Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган Kazan Digital Week форумы ачылды, чара мәйданчыгында IT-өлкәдә 200дән артык проект күргәзмәсе уза. Экспозицияне һәм катнашучыларның стендларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә форум кунаклары карады.

ТР Президенты Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин белән күргәзмә экспозициясе стендларын карады, аларның вәкилләре белән аралашты.

Битләр: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>