Яңалыклар

24.09.2022

Татарстан Республикасында бөртеклеләр уңышын җыю төгәлләнде диярлек.  Тулай ашлык күләме 5,335 млн тонна тәшкил итә (бункер авырлыгында кукурузсыз).  Уртача уңыш - гектарына 36,8 центнер.

24.09.2022

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 19 сентябрьдә кайбер муниципаль районнарда район башлыклары сайлануын хәбәр итте. Хисаметдинов Равил Биектау районы башлыгы итеп, Рамил Муллин - Түбән Кама районы башлыгы, Гузаиров Ильяс Баулы муниципаль районы башлыгы итеп сайланган.

.

24.09.2022

Моннан тыш, министр төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча чаралар турында мәгълүмат тәкъдим итте. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда, быел бәхетсезлек очракларының гомуми саны сизелерлек кимегән, авыру очраклар саны да ике тапкырга кимегән. Мондый динамика өлешчә төзелеш мәйданчыкларында юнәлешле ведомстволар, үзлегеннән җайга салынучы оешмалар үткәрә торган контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәсе булып тора. Соңгысы ел башыннан 1459 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш  күзәтү инспекциясе 1092 чара үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 1 млн. 200 мең сумлык 56 карар чыгарылган.

23.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының XXVIII утырышы эшендә катнашты.

23.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия санитар-эпидемиология хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.  

23.09.2022

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week кысаларында стартаплар буенча Экспертлар советы узды, анда венчур базары, инвестицион фондлар һәм Иннополис вәкилләре җиде яңа IT-проектны карадылар.

23.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты. 

23.09.2022

Татарстан Дәүләт Советы Евгений Варакин кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерде. Бу вазыйфага аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Парламентның 34 нче утырышында карар кабул ителде.

23.09.2022

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты. 

23.09.2022

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте. Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта.

Битләр: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>