Яңалыклар

21.09.2022

Татарстан башкаласында ел саен уздырыла торган Kazan Digital Week форумы ачылды, чара мәйданчыгында IT-өлкәдә 200дән артык проект күргәзмәсе уза. Экспозицияне һәм катнашучыларның стендларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә форум кунаклары карады.

ТР Президенты Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин белән күргәзмә экспозициясе стендларын карады, аларның вәкилләре белән аралашты.

21.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының пленар утырышында ясаган чыгышы тексты

21.09.2022

21 сентябрьдә Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week халыкара форумы старт алды. Форум кысаларында Иннополис Татарстан территориясендә һәм аннан читтә гамәлгә ашырыла торган үз проектларын һәм карарларын тәкъдим итте.

21.09.2022

Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week масштаблы форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

20.09.2022

Татарстан Президенты Иран вице-президентына эш сәфәрләре кысаларында республика делегациясен кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

20.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранда Iran Khodro эре автомобиль төзелеше компаниясе заводында булды.

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Гөлестан (Иран) провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Зангане белән очрашты.

Аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның, Россия Федерациясе төбәге буларак, Иран провинцияләре белән хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә туплаган инде. «Казанда Иран Генераль Консуллыгы эшли, безнең хөкүмәтләр арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында меморандум гамәлдә. Быел безнең элемтәләр тагын да активлашты, һәм бу шатландыра. Бүген төбәкләр дәрәҗәсендә мөнәсәбәтләр урнаштыру бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов Гөлестанның провинция губернаторына мөрәҗәгать итеп.

19.09.2022

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле утырышында катнашты.

Утырыш Горган шәһәрендә (Гөлестан провинциясе) узды, анда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренә килде.

«Гөлестан-Татарстан» түгәрәк өстәле Гөлестанның (Иран) эшлекле даирәләре вәкилләрен җыйды.

19.09.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш визиты дәвам итә.

Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Shirin Asal кондитер фабрикасында булды. Кондитер производствосы эшчәнлеге белән танышу барышында Татарстанга продукция китерү ихтималы турында фикер алыштылар.

18.09.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә (Иран) Rakhsh Khodro Diesel йөк машиналары җитештерү заводында булды һәм DARIC компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Битләр: << 271 ( 272 ) 273 274 275 276 277 278 279 280 >>