Яңалыклар

19.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия Яңа ел гамәлендә катнаштылар.

«Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев чыршыдан «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашучы балаларның Яңа ел теләкләре язылган открыткаларны алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды уза.

 

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасында 2023 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантанада пилотлар, Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясе әгъзалары һәм республика автоспорт ветераннары катнашты.

 

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

18.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СИБУР составына керүче «Түбән Кама Нефтехим»да галобутил каучукларын (ГБК) чыгару буенча яңа куәтләрне ачуда катнашты.

18.12.2023

Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) илләре белән хезмәттәшлеге кысаларында топ-5 партнер илләр исемлегенә Беларусь Республикасы да керә. Мондый мәгълүматлар бүген Мәскәүдә, Татарстан стендында «Россия» халыкара күргәзмә - форумында яңгырады.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнашалар. РФ Хөкүмәте Рәисе карарга тәкъдим иткән төбәкләр арасында, - Татарстан Республикасы стенды.

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә, «Россия» халыкара күргәзмә - форумы мәйданчыгында.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин чакыруы буенча БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары бүген ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә катнашалар. РФ Хөкүмәте Рәисе карарга өндәгән төбәкләр арасында, - Татарстан Республикасы стенды.

18.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

16.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» халыкара эстрада фестиваленең гала-концертында булды.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Илһам Шакиров исемендәге концерт залында уза.

16.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Автодор"  дәүләт компаниясе Кубогына көрәш буенча ярышларда булды. Ярышлар «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) уза, анда Россиянең 35 төбәгеннән 350 спортчы катнаша.

Көрәш һәм грек-рим көрәше буенча иң көчле спортчылар Татарстанда көрәш буенча Россия һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Кубогына, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе Кубогына грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышларына җыелды.

16.12.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин капиталь ремонтның республика һәм федераль программаларын гамәлгә ашыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы турында хәбәр итте.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар  белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>