Яңалыклар

27.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

26.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «НОВАТЭК» ААҖ идарәсе рәисе Леонид Михельсон белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

26.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды.Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.  

26.04.2023

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкилләрнең XX бөтенроссия съездында катнашучыларга  сәламләү сүзе юллады.

Исегезгә төшерәбез, съезд бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында ачылды (Спартаковская ур., 2).

Съездда катнашучыларга сәламләү сүзләрен РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Мария Львова-Белова укыды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр, РФ Дәүләт Думасы һәм РФ Федераль Собрание, юнәлеш федераль һәм төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук бала хокукларын яклау мәсьәләләре буенча экспертлар һәм белгечләр катнаша.

26.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең ХХ бөтенроссия съездын ачу тантанасында катнашты.

Чара Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында уза (Спартаковская урамы, 2 йорт).

26.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗади зыялылар вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең "Манеж" күргәзмә залында узды.

26.04.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан үзәгендәге  бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар. 

26.04.2023

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

 

Сезне Туган тел көне һәм  татар халкының  бөек шагыйре  Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Әдипнең даһиларча  зур осталык белән тудырылган әдәби образлары һәркемгә таныш һәм якын. Аның әсәрләренә нечкә лирик хисләр, җәмгыятьнең иң әһәмиятле социаль темаларын күтәрү, камиллекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән үткен сатира һәм юмор хас.

25.04.2023

Татарстанда быел юл эшләренә, эре проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, 250 млрд сум тотарга планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

25.04.2023

Бүген Казанда күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат Тимур Акулов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантанада ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм башкалар катнашты. Тактаны Чехов урамындагы 53 нче йорт фасадына урнаштырдылар, анда Тимур Акулов 1994-2008 елларда яшәгән.

Битләр: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>