Рөстәм Миңнеханов Малайзия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Мөхәммәд Сабу белән очрашты

13.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Малайзия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Мөхәммәд Сабу әфәнде белән очрашты.

Яклар тармак өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Очрашу барышында Малайзия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге министры Татарстан җитәкчелегенә Малайзия делегациясенә быелның маенда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы чараларында күрсәткән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. "Kazanforumда безнең делегацияне каршы алган кунакчыллык өчен Сезгә рәхмәт белдерәм. Бик яхшы программа булды", - диде министр, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. Татарстан Рәисе, үз чиратында, Малайзиянең Россия Федерациясенең ышанычлы сәүдә партнеры булуын билгеләп үтте. «Без төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибарлары өчен илләребез җитәкчелегенә рәхмәтле", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Әңгәмәдә ул шулай ук республиканың авыл хуҗалыгы үсеше турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанның агросәнәгать комплексы халыкны сыйфатлы продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан сөт җитештерү буенча 1 нче урында, терлек һәм кош ите җитештерү буенча төбәкләрнең беренче унлыгына керә. Моннан тыш, республикада илдә иң күп мөгезле эре терлек тупланган. "Татарстан - куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак - Сезнең илгә продукциянең иң киң спектрын китерергә әзер. Безгә уртак инвестицион проектлар буенча активрак эшләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Малайзиядә тәҗрибәне өйрәнү өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе булып киткән иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.