Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Форум Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында узды. Быел форумның спикерлары - Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия укучылар хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов, РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, Россиянең әйдәп баручы нейрохирургы, Н.Н.Блохин исемендәге Онкологияне илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең нейрохирургия бүлеге мөдире Али Бекяшев, Россия актеры Камил Ларин, параспортчы, блогер-мотиватор, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев, рэп-башкаручы Тимати (Тимур Юнысов).
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында катнаша.
Чара гадәттәгечә Мәскәүдә уза һәм Мәскәү төбәгенең яшьләр берләшмәләрен берләштерүгә, яшьләрне социаль адаптацияләүгә, аларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә җәлеп итүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында 2023 ел программасы кысаларында күп фатирлы торак йортларның ишегалларын төзекләндерүгә әзерлек эшләре бара. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина муниципалитетларның әзерлеге турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Барлык районнар видеоконференцэлемтә режимында каттнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов республикада социаль-мәдәни объектларга, гидротехник корылмаларга һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонтның ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина белән очрашты.
Татарстан Республикасы территориясендә Росбанкның агымдагы эшчәнлеге һәм төбәктә банк челтәрен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләшенде.
Очрашуда Наталья Воеводина билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – Россиянең тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәкләренең берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Социаль өлкәдә хезмәттәшлек итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль ярдәм чаралары мәсьәләләре турында сүз барды.
Бүген А.Н Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ коллективына Тимур Алибаевны югары уку йорты ректоры сыйфатында тәкъдим иттеләр. Чарада РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәхнә ветераннары - РСФСРның халык артистлары, ТАССРның халык артистлары Равил Шиһап улы Шәрәфиев һәм Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән очрашты..
Очрашу камин залында узды һәм Равил Шәрәфиев белән Ринат Таҗетдиновка 85 яшь тулуына багышланды.
Рөстәм Миңнеханов Равил Шиһап улы Шәрәфиев белән Ринат Арифҗан улы Таҗетдиновны юбилейлары белән котлады. Ике артист та 1938 елда туган.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов кабинетында узды. Югары белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, фән өлкәсендә берничә проект буенча хезмәттәшлек, башка темалар турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт эшлеклесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Николай Демидовка мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.
Чара Казанда, Зур Кызыл урамның 17 нче йорында, кайчандыр Николай Демидов яшәгән йортта узды. Тантаналы чара Демидовның туган көненә багышлады – иртәгә, 8 апрельдә, аңа 90 яшь тулыр иде.