Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты

13.08.2024

Бүген Куала-Лумпурда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов Әнвәр Ибраһим әфәндегә әлеге визиты барышында (2024 елның 12-13 августы) Татарстан делегациясенә күрсәткән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

"Россия-Малайзия багланышларының югары дәрәҗәдә даими рәвештә хуплануы мөһим. Сезнең ил - Россия Федерациясенең ышанычлы сәүдә партнеры",- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Премьер-министрына мөрәҗәгать итеп. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан Малайзиянең кайбер төбәкләре, аерым алганда, Джохор һәм Саравак штатлары белән эшлекле элемтәдә тора. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Малайзия арасында товар әйләнеше биш ярым тапкырга арткан, әмма әле шактый түбән булып кала һәм 61 миллион доллар тәшкил итә, дип билгеләп үтте әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүген акчалата уртак инвестицион проектлар белән активрак эшләргә кирәк, аерым алганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә яхшы перспективалар бар. «Кайбер визитлар йомгаклары буенча Сезнең илдә Татарстан продукциясен сату һәм хәләл өлкәсендә аккредитация мәсьәләләре буенча билгеле бер килешүләргә ирешелде", - диде Рөстәм Миңнеханов. Быел сентябрь аенда Татарстан җитештерүчеләре Малайзиядә авыл хуҗалыгы, бакчачылык һәм агротуризм халыкара күргәзмәсендә катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Малайзия БРИКСка керү өчен гариза биргән иде. Белешмә өчен: Исегезгә төшерәбез, элегрәк Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим быелның сентябрендә Владивостокта узачак Көнчыгыш икътисадый форумында катнашырга ниятләвен белдергән иде. Әнвәр Ибраһимның бу ниятен Малайзиянең Wilayah басмасы бастырып чыгарды. Тулырак - https://vostok.today/51161-premer-ministr-malajzii-edet-na-vjef-2024-nesmotrja-na-sankcii.html


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.