Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды.
Әлеге үзәк Әгерҗе урамында урнашкан , 2019 елда төзелгән бина муниципаль милек булып тора. 2022 елдан оешма җитәкчесе - Гөлнара Галиәхмәтова.
Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнарының 60 еллыгы белән котлады
Тантаналы чара Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ баш бинасының актлар залында узды.
Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүдә Татарстанның төп өстенлеге - гаять көчле сәнәгать потенциалы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы ИТ-паркында узган алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә хәбәр итте.
Бүген Чаллыда ИТ-парк мәйданчыгында алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уза. Бу эштә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Россиянең алдынгы инженерлык мәктәпләре вәкилләре, индустриаль компанияләр-партнерлар җитәкчеләре катнаша.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт Премиясе һәм М. Җәлил исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевкә 85 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе узды
Юбилярны котларга аның дуслары, хезмәттәшләре, иҗат сөючеләре килде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичәнең мактаулы кунагы булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо» да Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Эштә РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка бер көнлек эш визиты кысаларында Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты.