Рөстәм Миңнеханов Малайзия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты һәм аларны Татарстанга чакырды

13.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Малайзиядә эш сәфәрендә (2024 елның 12-13 августы, Куала-Лумпур шәһәре).

Чарада катнашу өчен бизнес вәкилләре, шулай ук тармак өчен җаваплы чиновниклар, шул исәптән Малайзиянең Инвестицияләр, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Малайзиянең Кече һәм урта предприятиеләр ассоциациясе вәкилләре чакырылган иде. Малайзия эшлекле даирәләре белән очрашуда Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Наил Латыйпов катнашты. Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов барысына да Россия төбәге буларак, Татарстанга күрсәткән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Татарстан һәм Малайзия даими рәвештә рәсми һәм бизнес-визитлары алмаша, һәм Малайзия товарларын һәм хезмәтләрен Татарстанга экспортлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, республиканы йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, газ суырту җайланмалары, нефть химиясе продукциясе, шиннар, компрессорлар кебек үз продукциясен тәкъдим итү кызыксындыра. Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарны Татарстанга килергә, шулай ук ел саен Казанда уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы эшендә катнашырга чакырды. Ул аерым ассызыклаганча, Татарстан - ислам (партнерлык) банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә сынау төбәкләренең берсе. Төп нотык белән Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады, ул төбәкнең сәнәгать, инвестицион потенциалын тәкъдир итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.