Рөстәм Миңнеханов Куала-Лумпурда Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясендә булды

13.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзия башкаласы Куала – Лумпурда эш сәфәрендә (2024 елның 12-13 августы).

Рөстәм Миңнеханов һәм Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре хәләл индустриянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Малайзиянең Хәләл индустрияне үстерү корпорациясе федераль хөкүмәт агентлыгы һәм илдә хәләл системаның төп координаторы булып тора.

Рөстәм Миңнехановка оешманың эш принциплары турында сөйләделәр. Аерым алганда, хәләл индустрияне үстерү корпорациясе микро-, кече һәм урта предприятиеләрдән башлап эре күп милләтле корпорацияләргә кадәр төрле бизнес ихтыяҗларына кагыла торган төрле адаптив программалар эшләү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Малайзиягә визитына чын күңелдән шат булуын белдерде. "Россия-Малайзия элемтәләре югары дәрәҗәдә даими рәвештә сакланып килә. Малайзия – Россия Федерациясенең ышанычлы партнеры, - диде ул. - Без Россия һәм Малайзия илләре җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне һәм багланышларны киңәйтү өчен уңай шартлар тудырган өчен рәхмәтле».

Татарстан Республикасы үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвен искәртте. «Бу визит безнең өчен элемтәләрне киңәйтү өлкәсендә әһәмиятле", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы уза, ул шулай ук ислам дөньясы илләре белән багланышларга юнәлдерелгән. "Бүген хәләл - азык-төлек продуктларын гына түгел, башка өлкәләрне дә үз эченә алган тулы бер экосистема, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу косметик товарлар да, дару препаратлары да, кунакханә һәм туризм индустриясе дә, ислам банкингы да». Без бу өлкәдә дөнья тенденцияләреннән калышмыйбыз, диде ул, хәләл – ул иминлек, диненә карамастан, кеше сәламәтлеге өчен файда. Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, Россиянең кайбер төбәкләрендә – шул исәптән Татарстанда да - ислам банкингы инструментларын гамәлгә кертү һәм куллану буенча сынау уза. "Юнәлешләр күп, һәм бу мәсьәләләрдә Малайзия безнең өчен кызыклы үрнәк булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Рәисе шулай ук Малайзиянең хХәләл индустрияне үстерү корпорациясенең мактаулы кунаклар китабына язу калдырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.