Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) Галиҗәнап Солтан Ибраһим белән очрашты

13.08.2024

Куала-Лумпурга сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) Галиҗәнап Солтан Ибраһимга визит ясады.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә эш сәфәрендә.

Малайзия Королен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Россия белән Малайзияне ныклы дуслык, хөрмәт һәм ышаныч традицияләре бәйли. «Ике дәүләтнең дә нәтиҗәле хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә омтылуы мөһим", - диде ул, Малайзиянең Югары Хакиме (Короле) Галиҗәнап Солтан Ибраһимга мөрәҗәгать итеп. Әңгәмәдә яклар машина төзелешендә, төзелештә, авыл хуҗалыгында, ИТ-индустриядә уртак инвестицион проектлар өстендә активрак эшләргә кирәклеген билгеләп үттеләр. «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы элемтәләр урнаштыру өчен яхшы мәйданчык дип аталды. Исегезгә төшерәбез, Малайзия делегациясе ел саен әлеге чарада катнаша. Агымдагы 2024 елда Малайзия делегациясе Малайзиянең югары белем һәм авыл хуҗалыгы министрлары дәрәҗәсендә килгән иде. Моннан тыш, яклар Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөнәсәбәтләрен һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга сизелерлек өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов һәм Галиҗанәп Солтан Ибраһим очрашуда Малайзиянең БРИКСка керү планнары турында аерым фикер алыштылар. Искәртәбез, XVI БРИКС саммиты 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда узачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.