Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде

12.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта аны Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Наил Латыйпов һәм эре җирле энергетика корпорациясе җитәкчесе Дата Даинг каршы алды.

Иртәгә Куала-Лумпурда Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы, шулай ук Малайзиянең хәләл индустрияне үстерү корпорациясендә булуы, аңа авыл хуҗалыгы потенциалын тәкъдир итү планлаштырылган. Бүгенге көндә Малайзиянең төп тармаклары: электрон һәм электротехника продукциясе, химия, азык-төлек, резина-техника сәнәгате, металл эшкәртү, авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате. Малайзия эчке тулаем продуктның тотрыклы үсеше темплары буенча дөнья лидерлары рәтенә керә. Ул - Көньяк-Көнчыгыш Азиянең бөтен төбәгендә нефть һәм сыекландырылган табигый газның иң эре экспортерларының берсе, моннан тыш электрон чиплар чыгару буенча дөньяда 1 нче урында тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.