Ел саен Татарстанда кече судноларда йөзү кагыйдәләрен меңнән артык бозу очрагы ачыклана, бүгенге көндә аларның саны — 658. Бу хакта брифинг барышында республиканың кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Брифинг Татарстан Хөкүмәте бинасында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Төп тема «Татарстан Республикасында кече судноларда йөзү кагыйдәләрен үтәү чаралары турында».
234 судно йөртүче үз һәм пассажир куркынычсызлыгын тәэмин итмәгән, 218 кеше йөзү кагыйдәләрен бозган, дүртесе исерек хәлдә суднога идарә иткән, 111 судноны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәгән, 26сы идарә итү хокукына ия булмаган, тагын 60 кеше судноларны теркәү кагыйдәләрен бозган. Махсуслаштырылган туктап тору урыннарына 35 кече судноны алганнар. Юрий Венедиктов судноларны теркәү өчен ГИМСның теләсә кайсы бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде. Моны әлеге транспорт чарасына милек хокукының барлыкка килүен яки күчүен раслаучы документлар тутырылган көннән алып 30 календарь көн эчендә эшләргә кирәк. Әгәр судно йөртүче теркәлмичә суга чыкса, аңа 15-20 мең сум штраф яный. Шулай ук Юрий Венедиктов һәрвакыт коткару жилетларын кияргә чакырды. "Суда вакыйгалар бик тиз уза, хәтта тәҗрибәле кеше дә, куркыныч хәлгә эләккәч, аны һәрвакытта да хәл итә алмый. Су хаталарны гафу итми", - диде ул. Шулай ук спикер искәрткәнчә, 2024 ел башыннан Татарстанның су объектларында 61 очрак теркәлгән, аларда 50 кеше, шул исәптән дүрт бала һәлак булган. 22 кеше коткарылган, шуларның алтысы — балалар. 19 кеше очраклы рәвештә ярдан суга егылып төшкән - сәламәтлек торышы яки исереклек нәтиҗәсендә, 27 кеше җиһазландырылмаган урыннарда коену аркасында һәлак булган - бу сәбәп, Венедиктов сүзләренчә, ел саен иң киң таралган сәбәп булып тора. Юрий Венедиктов ассызыклаганча, җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен административ штраф каралган: гражданнарга — бердән 1,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - дүрттән биш мең сумга кадәр. Судно йөртүчеләргә суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк: имин тизлек белән хәрәкәт итү; тыелган зоналардан ерак булу; пляжлар һәм массакүләм ял итү урыннары акваторияләрендә маневрлар ясамау; буксировка кагыйдәләрен үтәү. Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда ике атна эчендә 74 судно йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, җиде судно штрафстоянкага озатылган.