Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсендә зыян күргән тыныч халыкка ярдәм өчен күчерде.
Татарстан Республикасы Рәисе инициативасын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре дә хуплады - алар зыян күргән ватандашларга ярдәм йөзеннән бер көнлек хезмәт хакын күчерәчәкләр.
"Татарстан Республикасы халкы ватандашларыбыз белән булган фаҗигане тирән кичерә. Россия һәрвакыт шәфкатьлелек һәм үзара ярдәм традицияләре белән дан тотты. Бу барлык конфессия һәм милләт вәкилләренең йөрәкләрендә чагыла. Бергә булыйк. Авыр минутларда безнең игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итик", - диде Рөстәм Миңнеханов. Исегезгә төшерәбез, ВСУ бәреп керү нәтиҗәсендә йөзләгән кеше зыян күргән, дистәләгән мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган һәм хәзер вакытлыча урнаштыру пунктларында яшиләр. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүгә кушылырга теләүчеләр өчен счет ачык. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды ОГРН 1061600052425 ИНН/КПП 1658079690/165701001 р / с 40703810100020000999 «АК БАРС» БАНК ГАҖдә БИК 049205805 К/с 30101810000000000805 Түләү билгеләмәсендә «Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм» дип күрсәтергә кирәк.