Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүче татарстанлыларны, шулай ук авыл хуҗалыгына катнашы булганнарны Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара «Казан Экспо» ХКҮдә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТЕМП» глобаль форумы кысаларында металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча махсуслаштырылган күргәзмәдә булды.
Күргәзмә һәм форум чаралары «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында 2026 елда Россия венчур форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты рәистәше Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Росгвардия директоры армия генералы Виктор Золотов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара Казан Ратушасында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш сәфәре кысаларында «Батареон» компаниясенең литий-ион аккумулятор батареяләре заводын ачуда катнашты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усады авылына эш сәфәре кылды, анда ул «Тәрбия үзәге» яңа белем бирү үзәгендә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.
Россиядә Өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдән башлана. Татарстанда олы яшьтәге өлкәннәр республика Рәисеннән бүләк җыелмалары алачак. Өлкән буын вәкилләре бушлай концертларга, музейларга һәм мунчаларга барачак, алар өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар Өлкәннәр көненә багышланган чаралар, ташламалар һәм пенсияләрне индексацияләү турында сөйләделәр.