Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты.
Очрашу Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтендә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.
Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО) мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә, әгъза дәүләтләр арасындагы элемтәне ныгыта. Бүгенге көндә ИСЕСКО әгъза-дәүләтләре саны Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 57 әгъза дәүләтенең 54кә җитте. Россия Федерациясе оешмада 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.
«2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Сезгә һәм сезнең командага ышаныч һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО башлыгына.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының ИСЕСКО генераль ассамблеясын Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары катнашында «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында уздырырга әзерлеген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ИСЕСКОның Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премиясен гамәлгә кую мөмкинлеген карау тәкъдиме белән чыкты. "Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга туры килгән ислам дөньясының мәдәни башкаласы елында шагыйребезнең истәлеген мәңгеләштерү дөрес булыр дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәликне Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен Казанга чакырды.
ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. "Һәрвакыт Сезнең белән очрашуга шатмын. Сезне ышандырасым килә, быел без оешманың барлык өлкәләрендә дә Казанга өстенлек бирәчәкбез», - дип ассызыклады Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик.
Ул хәбәр иткәнчә, Габдулла Тукай исемендәге премияне оештыру инициативасын бик теләп кабул итә һәм якын арада ИСЕСКО командасы бу мәсьәлә белән шөгыльләнәчәк.
Моннан тыш, Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик Глобаль яшьләр саммиты белән кызыксынды һәм ИСЕСКО катнашучы сыйфатында гына түгел, ә оештыручы сыйфатында да - программаны өстәмә чаралар белән баетырга әзер, дип билгеләп үтте.
"Тагын бер кат ассызыклыйсым килә, без быел Казанга аерым игътибар бирәчәкбез. Сезнең республикада булган мәдәниятнең бөтен байлыгын дөньяга күрсәтү өчен барысын да эшләячәкбез», - дип йомгаклады Ислам дөньясы оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры.