Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт гербы - Татарстанның барлык күп милләтле халкының горурлыгы

07.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмә кысаларында республика халкын 1992 елда расланган Дәүләт гербы көне белән котлады.

Ул гербның республиканы символлаштыруын ассызыклады. Аның төп элементы - Ак барс - Россия төбәкләрендә дә, аннан читтә дә киң танылган. "Барыгызны да истәлекле дата белән котлыйм. Бу Республиканың төп дәүләт символларының берсе, Татарстанның барлык күп милләтле халкының горурлыгы», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт символларына хөрмәт аша патриотизм һәм Ватаныбыз өчен җаваплылык хисләре формалаша. "Герб һәм флаг белән безнең сугышчылар бүген Ватан иминлеген саклыйлар. Татарстан сугышчылары үзләренең хәрби бурычларын үтәгән урыннарда Россия Федерациясе дәүләт символлары белән беррәттән Татарстан Республикасы символлары да бар. Флаг та, герб та һәрвакыт алар белән бергә", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.