Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, социаль-мәдәни өлкә объектларын, иҗтимагый киңлекләрне төзү, шулай ук инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча эшләрнең планнары һәм торышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Контроль-күзәтчелек органнары төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрүне дәвам итәләр. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ел башланганнан бирле 83 тикшерү уздырган. Аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 68 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе ел башланганнан бирле 139 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган.
2026 елда 3 млн 175 мең квадрат метр торак төзергә кирәк булачак. Бүгенге көнгә план 22%ка үтәлгән - 687 мең кв. метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча шулай ук планлаштырылган күләмнең 22%ы тапшырылган - бу 32 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека өлешендә еллык план 6%ка үтәлгән - быелга планлаштырылган 108 йортның беренчесен төзү тәмамланган. Планның иң зур үтәлеше шәхси торак төзелеше линиясе буенча - 445 мең кв. м. яисә 23% тапшырылган.
Узган елдагы кебек үк, аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Быел ятим балалар арасыннан 641 кеше, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 21 күп балалы гаилә торак алачак, алар буенча министрлык тарафыннан җирле үзидарә органнарының сертификатлар алу өчен тапшырылган исәп-хисап эшләрен тикшерү алып барыла, 61 яшь гаилә, алар буенча министрлык тарафыннан 43 муниципалитет белән «Электрон бюджет» системасында килешү төзелгән.
Бүгенге көндә яшь гаиләләргә һәм мәҗбүри күченеп килүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр арасыннан 3 гаиләгә таныклык тапшыру үткәрелә. Ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү максатларында 2026 елда 52 күп фатирлы йортта 641 торак урын алу каралган.
Агымдагы елда торак төзелешенә ярдәм итү чаралары республиканың күп балалы гаиләләренә бирелгән җир кишәрлекләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта объектлар исемлеген билгеләү буенча эш алып барыла.
«Мәгариф» тармагы буенча быел 10 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу - Кукмара районында һәм Казанда 2 яңа мәктәп, Бөгелмә районында 2 өстәмә корпус төзү, алар буенча дәүләт контрактларын март ахырына кадәр төзү планлаштырыла, шулай ук Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә 3 былтырдан калган мәктәп төзү, алар буенча контрактация февраль ахырына кадәр планлаштырыла.
Алабугада бер яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла, аның буенча контракт февраль ахырына кадәр төзеләчәк, шулай ук Питрәч һәм Зеленодольск районнарында ике былтырдан калган балалар бакчасы төзелешен дәвам итү планлаштырыла. Бүгенге көндә балалар бакчалары буенча төзелеш-монтаж эшләре 50%ка җиткән.
«Сәламәтлек саклау" тармагы буенча Казанда республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Бүгенгә үтәлеш 14% тәшкил итә.
Спорт линиясе буенча ике республика һәм бер дәүләт программасы кысаларында 14 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Барлык объектлар буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Былтырдан калган объект - Футболны үстерү үзәге төзелеше буенча үтәлеш бүгенгә 57% тәшкил итә. Моннан тыш, бүгенге көндә боз ареналары төзелеше буенча эшләр Аксубай һәм Тукай районнарында урнашкан ике объектта башланган.
«Мәдәният» тармагы буенча агымдагы елда 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Болар - "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган 3 күп функцияле үзәк һәм "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе төзелеше. Алар буенча дәүләт контрактлары февраль ахырына кадәр планлаштырылган.
«Экология» тармагы буенча эре проектны - Казанның ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүгенге көндә аның буенча үтәлеш 93% тәшкил итә.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә быел биредә ике республика программасы кысаларында 7 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Быелгы объектлар арасында 6 балаларны савыктыру лагере һәм Зеленодольск районы яшьләр үзәгендәге универсаль спорт мәйданчыгы бар. Барлык объектлар буенча контрактация төгәлләнгән.
Хәзерге вакытта эшләр республиканың 4 муниципаль районында урнашкан биш балаларны савыктыру лагеренда алып барыла. Гомуми үтәлеш 10% тәшкил итә.
Башка республика программалары кысаларында агымдагы елда 27 объектны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Бу 21 башкарма комитет һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 6 пункт. Алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Бүгенге көнгә 12 объектта башкарма комитетлар төзелеше башланган. Үтәлеш 12% тәшкил итә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзелеше буенча эшләр 2 объектта башланды. Бүгенгә үтәлеш планнан 13% тәшкил итә.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча агымдагы елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсы һәм республика программасы кысаларында 51 җәмәгать территориясен гамәлгә ашыру планлаштырыла. Алар буенча дәүләт контрактлары март ахырына кадәр планлаштырылган.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләүнең 8 республика һәм федераль программасын гамәлгә ашыру буенча вәзгыять түбәндәгечә. Республика программалары объектлары буенча контрактлар февраль ахырына кадәр - чистарту корылмаларын модернизацияләү программасы буенча; март ахырына кадәр - урамнарны яктыртуны торгызу, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, казаннарны алмаштыру буенча; апрель ахырына кадәр - халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча төзеләчәк.
Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләүнең республика программасы буенча бүгенге көндә объектлар исемлеге килештерелә.
Федераль өлеш буенча 2 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты буенча инженерлык инфраструктурасының 9 объекты гамәлгә ашырылачак. Алар буенча дәүләт контрактлары апрель ахырына кадәр планлаштырылган. Контрактлар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча төзелгән, аның кысаларында инженерлык инфраструктурасының 17 объектын реконструкцияләү һәм модернизацияләү планлаштырылган.