Яңалыклар

30.11.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әниләр көне белән котлавы.

29.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районының Васильево бистәсендәге кичәге фаҗигане шәрехләде. Вакыйга кичен бистәгә керү юлында «Молодежный» тукталышында була - сукбай этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм итә, нәтиҗәдә бала авыр хәлдә хастаханәдә ята.

29.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Герб һәм гимн белән беррәттән флаг Татарстанның иң мөһим дәүләт символларының берсе һәм горурлык предметы булып тора. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бәйрәм уңаеннан шәһәрләрдә һәм районнарда гамәлләр һәм тематик чаралар узачак.  

29.11.2025

Татарстан Республикасында урып-җыю төгәлләнеп килә - тагын 77 мең га мәйданда җыясы кала, шулардан 59 мең га көнбагыш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

29.11.2025

Татарстан Республикасында 2025 елның 29 ноябренә файдалануга торак тапшыру планы 97%ка үтәлгән, 3 млн 156 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

28.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры шәех Мөхәммәд бән Сәид Әл Мәмәри белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Оман Солтанлыгының Дин эшләре һәм вакыфлар министры доктор Мөхәммәд бин Сәид Әл Мәмәри Татарстанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде.

28.11.2025

Бүген Казанда хоккей буенча Россия беренчелегенең яшь җиңүчеләрен – «Ак Барс-2011» командасын котладылар.

Искәртәбез, Ю. Моисеев исемендәге Хоккей академиясенең 2011 елда туган хоккейчылары командасы «Ак Барс» бөтенроссия финалы - «Владислав Третьяк кубогы» чемпионы булды.

28.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган Мәскәү базарында булды.

Мәскәү базарында реконструкция үткәрелгән, ул барлык системаларны яңартуга кагыла: коммуникацияләр алыштырылган, антресольләр ныгытылган һәм киңәйтелгән, витраж пыяла һәм гөмбәз өслеге алыштырылган.

28.11.2025

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чарада катнашучылар компанияләрнең һәм фәнни үзәкләрнең нефть химиясе өлкәсендәге перспектив эшләнмәләре белән таныштылар.

27.11.2025

Татарстан Республикасында икенче ел юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләрнең һәлак булуы арту күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм аларның нәтиҗәләрен киметү чараларына багышланган утырышында сөйләштеләр.

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында чарада республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>