Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә "Россия-Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме линиясе буенча "түгәрәк өстәл" дә катнашты

08.02.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Россия-Согуд Гарәбстаны дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 100 ел тулуга багышланган "түгәрәк өстәл"дә катнашты.

Чара «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча узды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтендә (СГМ) эш сәфәрендә.

«Түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ДСВ кысаларында уздырыла торган мондый чаралар ике ил мәнфәгатьләрендә мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен гамәли адымнар билгеләү өчен яхшы мөмкинлек.

"Бүген Согуд Гарәбстаны - халыкара аренада Россия Федерациясенең мөһим партнеры, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бездә сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта һәм, иң мөһиме, - гуманитар өлкәләрдә тотрыклы мөнәсәбәтләр. Әлбәттә, бу безнең ил җитәкчеләренең зирәк сәясәте нәтиҗәсе».

Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда Татарстанның роленә аерым игътибар бирде. Аерым алганда, делегацияләр алмашу җайга салынган, ә товар әйләнеше акрынлап арта бара, соңгы мәгълүматлар буенча, ул 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 72 миллион доллар тәшкил иткән.

«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме сизелерлек роль уйный, аны Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча җитәкли.

Согуд Гарәбстаны вәкилләре - «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чараларында актив катнашучылар.

"Без Татарстанда сезнең ил тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнәбез һәм иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерергә омтылабыз. Хәләл индустрия - безнең хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренең берсе. Халыкара хәләл индустрия үзәге статусына ия Татарстан Согуд Гарәбстанына сертификацияләнгән продукция – ит эшләнмәләреннән алып косметика һәм фармацевтикага кадәр экспортлый", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга Татарстанның ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча Россиянең сынау төбәкләренең берсе булуын искәртте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.