Яңалыклар

25.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

24.02.2026

2026 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм «Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү турында»гы мәсьәләгә багышланды.

24.02.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба Сухумда Диоскуров яр буен карадылар.

Яр буенда торгызу эшләре дәвам итә, шул исәптән өслекне чистарту һәм реконструкциягә әзерләнү бара.

24.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасына эш сәфәренә килде.

Кунакны Абхазия Республикасы Президенты Бадра Гунба каршы алды.

23.02.2026

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. 

23.02.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мөрәҗәгате.

21.02.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә механика заводында булды. Аны Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов озата йөрде.

21.02.2026

Бөгелмә районы - республикабызның сәнәгать үзәкләренең берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар буенча Бөгелмә районы Советы утырышында белдерде. Утырыш Яшьләр сараенда узды.

21.02.2026

Бүген Бөгелмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов шефлыкка алынган төбәкләргә гуманитар йөк җибәрүдә катнаштылар.

21.02.2026

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен оештырылган вакансияләр ярминкәсендә булды.

Зур вакансияләр ярминкәсе Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Чара МХОдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылган.

Битләр: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>