Бүген Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте) Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы (ИСЕСКО) һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куелды.
Имзалау тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Документка ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова имза салды.
Искәртәбез, ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО) мөселман илләрендә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникация мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә ИСЕСКО әгъза-дәүләтләре саны Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының 57 әгъза дәүләтенең 54кә җитте. Россия Федерациясе оешмада 2007 елдан бирле күзәтүче булып тора.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре оешмасы (ИСЕСКО) генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты, анда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.