Бүген Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) каршындагы Россия вәкиллеге бинасында СССРның Согуд Гарәбстанындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Кәрим Хәкимовка истәлек тактасы ачылды.
Ачылыш тантанасында Согуд Гарәбстанына эш сәфәренә килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов - совет дипломаты, совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле (1924-1929 елларда, 1936-1937 елларда), яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән. Билгеле булганча, Кәрим Хәкимов үзенең дипломатик миссиясе барышында согудиларның патшалык итүче династиясенә нигез салучы Абдел Азиз ибн Согуд белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырган һәм аның илтифатыннан файдаланган. Гарәп элитасы һәм гади халык арасында «Кызыл паша» буларак билгеле була.
Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә, Согуд Гарәбстанындагы Россия дипломатик миссияләре хезмәткәрләренә һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиленә истәлек тактасы урнаштыру турындагы карары өчен рәхмәт белдерде.
"Ышанам ки, истәлек тактасын ачу Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм илебез дипломатиясе буыннары элемтәсен саклап калуга хезмәт итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.