Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә: Теләсә кем кешеләрне дәвалый алмый - характер да, теләк тә булырга тиеш. Хезмәтегез өчен рәхмәт!

06.02.2026

Бүген Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә төп мәсьәлә - кадрлар белән тәэмин итү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Утырыш Казанда Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2025 елгы эш йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларына багышланды.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов махсуслаштырылган күргәзмә экспонатлары һәм проектлары белән танышты. Аерым алганда, ул «Эйдос-Медицина», «Север Фармасьютикалз», «Сонорус» кебек компанияләрнең продукциясен уңай бәяләде.

Коллегия Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан медикларының батырлыгына һәм МХО уздыру зонасында үзләренең һөнәри бурычларын үтәүчеләргә багышланган фильм-реконструкция күрсәтүдән башланды.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, бүген Татарстаннан 100дән артык табиб МХО зонасында Ватан алдындагы бурычларын үти.

Татарстан Республикасында гамәлдәге хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен госпитальләр җәелдерелгән. Өч ел эчендә 9 меңнән артык сугышчы дәваланган, аларның күбесе сафка кире кайтарылган.

2025 ел «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектларының икенче дулкынын гамәлгә ашыруның беренче елы булды. Республикада сәламәтлеккә идарә итүнең төбәк системасы актив төзелә. Төп күрсәткечләр арасында - 20 миллионнан артык амбулаториягә килү, 1 миллионнан артык госпитализация, 30 000гә якын югары технологияле дәвалау очрагы.

Төп нәтиҗә - үлүчеләр саны ковидка кадәрге күрсәткечләргә әйләнеп кайта.

2025 елда ерак урнашкан 216 торак пунктта алдынгы клиникалар белгечләре белән 27 мобиль комплекс эшләгән. Алар 330 меңнән артык кешегә медицина тишерүе үткәргәннәр. Участок хастаханәләрендә планлы стационар дәвалануга 30 меңгә якын авыл кешесе җәлеп ителгән. Фельдшерларның һөнәри компетенцияләрен күтәрү өчен белем бирү программалары гамәлгә ашырыла. Бүгенгә бөтен республика буенча 300 дән артык фельдшер белем алган.

Төбәктә яман шешләр белән авыручылар саны арта (100 меңгә - 498). Актив профилактик эш нәтиҗәсендә башлангыч стадияләрдә диагностикаланган очраклар саны арта. Диспансеризация вакытында колоректаль яман шешнең һәр дүртенче очрагы ачыклана, шул ук вакытта 76%тан артыгы - башлангыч стадиядә.

Диспансер күзәтүендә 129 мең онкологик пациент тора.

Онкодиспансер поликлиникасының проект куәте факттагы куәтенә туры килми (ул шактый югары). Проблеманы хәл итү өчен быел 12 меңгә якын онкология пациенты беренчел онкология кабинетларында һәм амбулатор онкология ярдәме үзәкләрендә ярдәм алачак.

Әлмир Абашев Татарстан Рәисенә учреждениенең төп мәйданчыгында Республика онкодиспансеры өчен югары куәттәге консультатив-диагностика поликлиникасын проектлау һәм төзү турында йөкләмә бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Сабыйлар арасында үлүчеләр саны буенча Татарстан Россиядә 3 нче урында тора (1,9 промилле). 2025 елда беренче елларында балаларны югалтуларны 27%ка киметүгә ирешелгән. Сабыйлар үлемен киметүгә, аналар үлемен булдырмауга республиканың перинаталь үзәкләре һәм педиатрия хезмәтенең команда эше, педиатриядә кураторлар институтын кертү ярдәм иткән.

2025 елда 207 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган, 303 яңа объект файдалануга тапшырылган, шул исәптән Казанда «Весна» һәм «Волжские просторы» торак комплексларында ике эре поликлиника.

190 берәмлек автотранспорт сатып алынган.

2025 елда республикада 3,8 млрд сумлык 2500 берәмлектән артык медицина техникасы сатып алынган.

"Мин безне җитди борчыган мәсьәләләргә тукталам, - дип башлады үзенең чыгышын коллегиядә Татарстан Рәисе. - Республикада узган ел башланган «Гаилә», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Бу максатларга 1,8 млрд сум тоту планлаштырыла. Моннан тыш, республика программалары кысаларында гомуми суммасы 9,5 млрд сумнан артыграк булган 111 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт һәм модернизация үткәреләчәк».

Без Республика клиник хастаханәсен комплекслы модернизацияләүгә керештек, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Республика клиник онкология диспансеры (РКОД) өчен югары куәттәге консультатив-диагностика поликлиникасын проектлауны башлау турында карар кабул ителде.

«Без бу юнәлештә күп эшлибез, әмма - хәзер иң мөһиме - матди-техник база түгел, - диде Татарстан рәисе, утырыш барышында чыгыш ясап. - Бүген безнең алда торган төп мәсьәлә – кадрлар мәсьәләсе. Иң зур кытлык сәламәтлек саклауның башлангыч звеносында, кече шәһәрләрдә, авылларда һәм барып җитү авыр булган территорияләрдә һәм аерым табиб белгечлекләре буенча күзәтелә".

«Шәһәрләр буенча карасак, шәһәр агломерацияләрендә кадрлар концентрациясе профицит белән бара, ә күп кенә муниципалитетлар белгечләргә хроник кытлык кичерә", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аңа түбәндәге мәгълүмат бирелгән: бүген төбәктә 330 беренчел звено табибы һәм 265 тар белгеч җитми.

«Бу бурычлар беренче планда тора, - диде ул. - Мин Хөкүмәткә куштым - без конкрет белгечләр өчен программа эшләячәкбез һәм субсидияләр яки грантлар бирәчәкбез. Мондый мисаллар бездә бар - бу «Земский доктор» проекты һәм башкалар. Ләкин - акча барысын да хәл итми. Башлыкларыбызның игътибарын җәлеп итәм - муниципаль дәрәҗә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә факультатив карарга тиеш түгел. Бер-береңнән грантлар тартып алырга кирәкми, күченеп килгән белгечләр өчен - торак, балалар бакчалары, мәктәпләр белән тәэмин итеп мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бу мәсьәләләр белән шөгыльләнми торган муниципаль районнарны атады, болар - Апас, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Ютазы районнары. «Менә монда бу юнәлештә программалар һәм системалы эш бөтенләй юк, - диде ул. - Мин министрлыкка да, муниципалитет башлыкларына да мөрәҗәгать итәм - бу безнең уртак бурычыбыз! Хөрмәтле башлыклар, анда сезнең кешеләр яши, әгәр сез бу эшне үз контролегезгә алмасагыз - сезнең анда бернинди кадрлар да булмаячак. Шуңа күрә без белгечләргә грантлар бирәчәкбез, әмма сез белгечне табарга, аны урнаштырырга, торак белән тәэмин итәргә тиеш».

Рөстәм Миңнеханов ерак торак пунктларга хезмәт күрсәтүче фельдшерлар өчен хезмәт транспортын оештыру проектын уңышлы практика буларак атады. Бу система Кукмара һәм Чистай муниципаль районнарында бик яхшы эшли. «Безгә мондый практикаларны эшкә алырга кирәк", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов халыктан кара-каршы элемтә темасына аерым тукталды. «Дәүләт хезмәтләре», «Халык контроле» һәм «Инцидент-менеджмент» системаларында шикаятьләр күләме елдан-ел арта, дип ассызыклады ул, медицина учреждениеләренә кабул итүгә язылуга, медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына, дарулар белән тәэмин итүгә шикаятьләр бар.

"Шикаятьләр күп, - диде ул. - Безгә медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2026 ел республикада - Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, ә илдә Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Безнең төп мәсьәлә махсус хәрби операция һәм анда катнашкан кешеләр кала, дип ассызыклады ул, аерым җаваплылык – сәламәтлек саклауда, без МХОдә һәр катнашучыны дәвалап аякка бастыру өчен мөмкин кадәр эшләргә тиеш.

Бүген төбәкләрнең эш күрсәткечләренең берсе – МХОдә катнашучыларның медицина реабилитациясе, яңадан укыту һәм эшкә урнашу шартларыннан канәгать булуы. "Бу безнең сезнең белән эшебез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Монда Сәламәтлек саклау министрлыгы да, Хезмәт министрлыгы да, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы да, безнең муниципалитетлар да».

«Хәзерге вакытта медицина оешмаларының 115 хезмәткәре МХО зонасында, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына рәхмәтебез зур», - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Гомумән алганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә эш куелган, әмма күп нәрсәне үзгәртергә кирәк, - диде Татарстан Рәисе, нәтиҗәләр ясап. - Күп нәрсәне төзәтергә кирәк. Шуңа күрә - сезгә рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сезнең эшегез бик катлаулы! Теләсә кем кешеләрне дәвалый алмый – характер да, теләк тә булырга тиеш. Хезмәтегез өчен рәхмәт!»

Аннары сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.