Яңалыклар

19.12.2024

Бүген Түбән Кама ТЭЦында катнаш ягулыкта эшли торган энергетик казан агрегатларын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кысаларында катнашты.

Аерым алганда, Татарстан Рәисе Түбән Кама ТЭЦ территориясендәге берничә объект белән танышты. Аңа шулай ук агымдагы вәзгыять һәм үсеш планнары турында сөйләделәр.

19.12.2024

Татарстанда муниципаль җирлекләрне үстерүдә уңай тәҗрибә тупланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.12.2024

Татарстан Хөкүмәте торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең 10 млрд сумлык яңа программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында хәбәр итте. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.12.2024

Барлык авырлыкларга да карамастан, республика икътисады үсеш темпларын саклап калды. Ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.12.2024

Агымдагы чынбарлыкта безнең барыбыз өчен дә төп чакыру - ул махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Бүген бөтен ил Җиңүне тәэмин итү өчен мобилизацияләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

19.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга МАЗ-303Т22 маркалы яңа троллейбуслар тапшыруда катнашты.

Чара Казан Ратушасы каршындагы мәйданчыкта узды.

Техниканы җитештерүче - Минск автомобиль заводы (Беларусь Республикасы).

19.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балаларның теләкләрен белдергән берничә шарны алды.

19.12.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Ул «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды алдыннан балаларның теләкләре язылган открыткаларны чыршыдан алды. 

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы контроль-хисап органнары Советының йомгаклау утырышында катнашты. Чарада шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

18.12.2024

Бүген Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының 50 еллыгы уңаеннан чаралар уза. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Юбилейда мәртәбәле кунаклар арасында-Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мәгариф, фән һәм халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары Максим Боев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, төбәкнең әйдәп баручы тренерлары һәм спортчылары.

Битләр: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>