Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чжэньвэй» халыкара күргәзмә корпорациясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында узды.
Россия һәм Кытай башлыкларының шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләр булдырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумын ачуда хәбәр итте. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Comtrans-2023 коммерциячел транспортның 17 нче халыкара күргәзмәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышында кайбер инвестицион проектлар хупланды.
Инвестиция советы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте.
2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты күләме 3 887,4 млрд сум тәшкил итәчәк, ягъни 2022 елга карата - 102%. Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шундый мәгълүматлар китерде.
Утырышта 2024-2026 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары; 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика берләштерелгән бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразы кебек мәсьәләләр каралды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә өч мәсьәлә - 2024-2026 елларга республиканы социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары турында; 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына республика берләштерелгән бюджетын һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты фаразы турында.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта компаниянең 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Татарстанның фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы оешмалары илнең фәнни-технологик үсешенең барлык стратегик инициативаларында катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара Күзәтүчеләр советы утырышында белдерде. Чара КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды.
Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гектарыннан уртача 25,8 центнер уңыш белән 3 млн 662 мең тонна ашлык җыйган. Узган ел уңыш 36,9 ц/га җиткән булган. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин белән бергә, Киров дамбасы буендагы территорияне карады.