Яңалыклар

21.12.2024

Бүгенгә республикада 3 млн 287 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - план 104%ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.  

21.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Взлетная һәм Патрис Лумумба урамнары киселешендә урнашкан гадәттән тыш хәлләр урынындагы оператив штабта булды. Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде. 

20.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Советы утырышында катнашты.

Чара Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Очрашуда катнашучылар узып баручы Гаилә елына йомгак ясадылар, илдә демографик вәзгыятьне үзгәртү өчен нинди өстәмә федераль ярдәм чаралары кирәклеге турында фикер алыштылар.

20.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашу.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары советы әгъзасы булып тора.

20.12.2024

Бүген, Энергетик көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.  

20.12.2024

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты.

"Теләкләр чыршысы" гамәле Владимир Путин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышы башланганчы (тема - Россия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм мәсьәләләре, Россия Федерациясендә Гаилә елы йомгаклары) узды. 

20.12.2024

Бүген Энергетик көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тантана «Татэнерго» АҖ бинасында (Казан) узды.

Энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән «Татэнерго» АҖ директоры Рәүзил Хаҗиев котлады.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, энергетиклар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы икътисадының заманча үсеше ышанычлы энергия белән тәэмин итүдән башка мөмкин түгеллеген искәртте.

20.12.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды,

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

20.12.2024

Хөрмәтле Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм. 

Иминлек органнары һәрвакыт дәүләтнең ышанычлы терәге булды.

19.12.2024

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында ул «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖендә булды, анда берничә объектны карады. Рөстәм Миңнехановка агымдагы вәзгыять һәм үсеш планнары турында хәбәр иттеләр.

Аннан соң «ТАНЕКО» АҖ НПиНХЗ комплексында булды. ТАНЕКО җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановны кайбер җайланмалар буенча төзелеш-монтаж эшләренең барышы белән таныштырдылар. Шулай ук МДЭАның 40%лы эремәсен регенерацияләү төене эше турында сөйләделәр.

 

Битләр: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>