Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кырларында узды. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, республика җитештергән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллану мәсьәләләре көннән-көн актуальләшә бара. Республиканың минераль-чимал базасы һәм төзелеш индустриясенең үсеш алган тармагы традицион материаллардан да, яхшыртылган характеристикалы инновацион материаллардан да төзелеш продукциясенең киң спектрын чыгарырга мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ангола Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Аугушту да Силва Кунья белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Әмирлегенең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры доктор Мөхәммәд бен Мөбарәк Бен Даина белән очрашты. Очрашу Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.
Беларусь - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Бу хакта Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик белән очрашуда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия нефть-газ компанияләрен хәзерге заман шартларында үстерү перспективалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты.
Конференция Татарстан Нефть-газ химиясе форумы-2023 («Казан Экспо» ХКҮ) кысаларында уза һәм Татарстан Республикасында нефть чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышлана.
Пленар утырышның шәрәфле кунаклары - Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Петр Александрович Пархомчик, Бәһрәйн Әмирлегенең Нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры Галиҗанәп Мөхәммәд бин Мөбарәк Бин Даина, Казахстан Республикасы Энергетика министры урынбасары Әсхәт Галим улы Хәсәнов, Дуньин мэры урынбасары Ян Тунсянь әфәнде, "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары - департаменты башлыгы Олег Евгеньевич Аксютин, "НОВАТЭК" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Геннадьевич Соловьев, Россия нефть-газ сәнәгате берлеге советы рәисе Юрий Константинович Шафраник.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 11 яңа мәктәпне кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. ВКС режимында кабул итүдә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм ВЭБ.РФ дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк" АҖнең Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кысаларында узган эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Эшлекле иртәнге ашның темасы яңа шартларда проектларны гамәлгә ашырганда инвестицияләрне нәтиҗәле идарә итү булды. Чараның модераторы - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Tatoilexpo-2023 махсуслаштырылган күргәзмәсенең күп санлы экспонатлары белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмә Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза.
Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза.
Форумны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.
Ачылу тантанасында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быел әлеге вакыйга республикада нефть чыгара башлауга 80 ел тулуга багышлана.
"30 ел дәвамында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан безнең республика эре халыкара Нефт-газ сәнәгате форумын үткәрү урыны булып тора», - диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Замбиянең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Шедрек Чингемб Лувита белән очрашты.