Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Президенты каршыдагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) һәм "Газпромбанк" АҖ өч яклы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик, РАНХиГС ректоры Владимир Мау куйдылар.
Килешү кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә уртак белем бирү проектлары гамәлгә ашырылачак, стажировкалар үткәреләчәк, һәм килешүне имзалаган оешмалар студентлары һәм хезмәткәрләре квалификацияләрен роботлаштыру, югары технологияләр платформалары, блокчейн, мобиль эшләнмәләр, мәгълхматларны анализлау, кибер-куркынычсызлык өлкәсендә үстерү программаларын ачалар.
Килешү Иннополиста Президент Академиясе җәйге кампусы VII халыкара мәгариф форумы кысаларында имзаланды.