Татарстан Президенты Курган өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. 

Тантанада чыгыш ясап, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин билгеләп үткәнчә, Сабантуй  – татар һәм башкортларның милли мәдәнияте турында белү өчен яхшы мөмкинлек. «Курган өлкәсе – авыл хуҗалыгы өлкәсе – бу бәйрәмне бик ярата. Бүгенге Сабантуй кунаклар һәм хезмәткәрләр өчен язгы эшләрдән соң күңел ачу мөмкинлеге генә түгел, бу бәйрәм илебез территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге дә. Бу матур бәйрәмне оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерәм», - диде губернатор.

«Без Сабантуй бәйрәмен бу гүзәл җирдә уздырабыз, монда гомер-гомергә төрле халыклар вәкилләре, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, дус-тату яши, - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. – Безнең ил күп милләтле һәм бездә күп диндәге халыклар яши. Һәр халык уникаль һәм үзенчәлекле. Башка милләтләр гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышуның бер рәвеше – Сабантуй бәйрәме». 

Татарстан Президенты Курган өлкәсе җитәкчелегенә Бөтенроссия авыл Сабантуен оештырган өчен, барлык катнашучыларга һәм кунакларга бәйрәмгә килгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.   

Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова билгеләп үткәнчә, Сабантуй – интернациональ бәйрәм, ул халыкларның берләшү символы. 

Аннары кунаклар бәйрәмгә дип махсус корылган милли хуҗалыклар ишегалларында булдылар.   

Рөстәм Миңнеханов, Алексей Кокорин һәм Юмабикә Ильясова Татарстан Республикасы, Башкортостан, Курган өлкәсе, Урал арягы татарлары конгрессы, шулай ук өлкәнең муниципаль берәмлекләре хуҗалыклары ишегалларын карадылар.

Татарстан Республикасыннан Сабантуйда Кукмара муниципаль районы катнашты. Аңлатмаларны район башлыгы Сергей Димитриев биреп барды.  

Киләсе елга Бөтенроссия авыл Сабантуен – Самара өлкәсендә, ә Федераль Сабантуйны Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә уздырырга ниятлиләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Курган өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.