Татарстан белән Курган өлкәсе үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча зур потенциалга ия. Сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү буенча республика өчен Курган өлкәсенең машина төзелеше, фармацевтика һәм агросәнәгать предприятиеләре кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында 2018−2020 елларга Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планын имзалаганда хәбәр итте.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Курган өлкәсендә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек нәтиҗәләре уңай динамика күрсәтә. Үзара товар әйләнеше 1,2 млрд сумга җитә. Татарстан йөк һәм җиңел автомобильләр, пыяла, ашамлык продуктлары, тракторлар, шиннар, торбалар, юу чаралары һәм башка продукция китерә. Курган өлкәсеннән республика он, коммуналь хуҗалык өчен машиналар, дарулар һәм медицина әйберләре, автобуслар һәм катнаш терлек азыгы ала.
Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планы уртак эш юнәлешләренә этәргеч бирәчәк, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокоринга Бөтенроссия авыл Сабантуен оештырган һәм төбәктә татар иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлегенә ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. «Өлкә җитәкчелеге аның җирендә яшәүче халыклар гореф-гадәтләренә зур ихтирам күрсәтә», - диде Татарстан Президенты.
Үз чиратында Алексей Кокорин ассызыклаганча, төбәкләрнең уртак мәнфәгатьләре күп, бигрәк тә икътисад тармакларында. Ирешелгән килешүләр үзара багланышларны тагын да ныгытырга ярдәм итәр, диде ул.